Самарада "Здравница - 2022"Бөтенроссия форумы тәмамланды. Бу санатор-курорт тармагының төп форумы, тәҗрибә уртаклашу, яңа белемнәр һәм файдалы элемтәләр өчен мәйданчык. Биредә санатор-курорт тармагын үстерүнең заманча тенденцияләре турында фикер алыштылар, курорт эше практикасының авыр мәсьәләләрен хәл итү юллары тәкъдим ителде.
Чарада 3 меңнән артык катнашучы катнашты, санатор-курорт комплексының инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерү өчен шартлар тудыруга, фәнни һәм гамәли казанышлар белән алмашуга юнәлдерелгән төрле чаралар оештырылды.
Татарстан Республикасын «Татарстан шифаханәләре» Республика санатор-курорт учреждениеләре ассоциациясе тәкъдим итте. Берләштерелгән стендта үз мөмкинлекләрен һәм казанышларын "Татнефть" ГАҖ социаль учреждениеләре идарәсе һәм ТР Профсоюзлар федерациясе шифаханәләре күрсәтте .
Күргәзмә экспозициясен карау барышында РФА академигы Александр Николаевич Разумов Татарстан санаторийларының илебездә яшәүчеләрне комплекслы тернәкләндерү, сәламәтләндерү һәм ял итү өчен бөтен мөмкинлекләре булуын билгеләп үтте.
«Здравница-2022» форумы нәтиҗәләре буенча, «Татарстан шифаханәләре» Республика санаторий-курорт учреждениеләре ассоциациясе «Иң яхшы санаторий-курорт оешмалары ассоциациясе» абруйлы номинациясендә алтын медаль һәм диплом алды.
Татарстаннан килгән башка катнашучылар да бүләксез калмады.
Фоторепортажны сылтама буенча карарга