Балаларны яклау көне кысаларында "Роналд Макдоналд йорты" гаилә кунакханәсендә Балалар Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучы гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча акция узды.
- Хәзерге вакытта һәр тормыш өлкәсендә дә диярлек юридик һәм хокукый ярдәм кирәк. Медицина ярдәме белән бергә безгә әти-әниләрнең сыйфатлы хокукый ярдәм алуы мөһим, - дип билгеләп үтте клиниканың баш табибы Айрат Зыятдинов.
Ата-аналар квалификацияле юристлардан сәламәтлек саклау, торак, гаилә, җир законнары, социаль һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация ала алдылар. Барлыгы 50 дән артык мөрәҗәгать эшкәртелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "Роналд Макдоналд йорты" җитәкчеләре кечкенә пациентлар турында да кайгыртканнар - балалар өчен күңел ачу программасы оештырылган иде.