Чистай сырхауханәсе хезмәткәрләре һәм волонтер-медиклар тәмәкене конфетларга алыштырырга тәкъдим итте

2022 елның 31 мае, сишәмбе

«Чистай район үзәк хастаханәсе» ДАССУның сырхауханәсендә ел саен 31 майда үткәрелә торган Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган «Тәмәкене кәнфиткә алмаштыр» дигән акция уздырдылар.

Чара сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм халык арасында тәмәке бәйлелегенең таралуын киметүгә юнәлдерелгән.

Чистай РҮХ сырхауханәсенең медицина психологы Ольга Баранская Чистай медицина училищесының студент – волонтерлары белән бергә шәһәр халкына тәмәкене кәнфиткә алыштырырга һәм тәмәке тартудан бер генә көнгә булса да баш тартырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International