Түбән Кама медиклары шәһәр халкын тәмәке тартудан баш тартырга чакыра

2022 елның 31 мае, сишәмбе

31 майда бөтен дөньяда тәмәке тартуга каршы халыкара акция - Бөтендөнья тәмәкесез көн үткәрелә. Традиция буенча Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханә коллективы шулай ук «Тәмәке тарту модада түгел» исемле үз акциясен үткәрде. Бүген медиклар 2нче номерлы сырхауханә пациентларын ирекле суларга чакырды. Акциягә баш табиб Марс Мостафин һәм башка җитәкчеләр дә кушылды.

Медицина хезмәткәрләре пациентлар белән бергә «Тәмәке тарту модада түгел» («Курить не модно») хештегы белән фотога төште.

Түбән Камада яшәүчеләргә шулай ук тәмәке тартуны ташлауның гади ысуллары турында файдалы мәгълүмат белән листовкалар тараттылар. Медиклар тәмәке тартуга гына түгел, электрон тәмәке куллануга да зыян китерергә мөмкин, дип искәртә, шулай ук бу начар гадәттән баш тартуның сәламәтлеккә уңай йогынтысы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International