«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья тәмәке төтенесез көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар психиатр-наркологы, балалар наркологиясе буенча Республика клиник наркология диспансерының баш табибының урынбасары Степан Криницкий, профессор, Казан дәүләт медицина универсиетының эчке авырулар кафедрасы мөдире, Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш пульмонологы Рөстәм Хәмитов һәм Республика онколгия диспансерының икенче торакаль бүлеге мөдире Том Шәрәпов җавап бирде.
"Тәмәке - ул теләсә нинди формада агу. Электрон тәмәке яки тәмәкене җылыту җайланмалары сәламәтлек өчен зыяны әзрәк дип раслый торган бер генә тикшеренү дә юк", - диде С.Криницкий.
"Тәмәке тарту – ул тәмәке генә түгел, ә башка зарарлы матдәләрне сулау да, – дип билгеләп үтте Р.Хәмитов. - Теләсә нинди ингаляция организм өчен физиологик түгел. Тәмәке тарту һәрвакыт сулыш юллары ялкынсыну белән бергә бара". Онколог Т.Шәрәпов хезмәттәшләренең сагаюын хуплый: "Тәмәке тарту еш кына онкологик авырулар килеп чыгуга триггер булып хезмәт итә".
Татарстанда никотин бәйлелектән арынырга теләүчеләргә комплекслы ярдәм күрсәтелә: наркологлар наркодиспансер каршындагы тәмәке тартудан баш тарту кабинетларында бушлай консультацияләр үткәрә, кайнар линия телефоннары эшли.