Чистай район үзәк хастаханәнең «Водников» сырхауханәсендә бинаның фасадын яңарту буенча эшләр бара. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ремонт «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасын 2021 елда тормышка ашыру аркасында мөмкин булды.
Узган ел кырык елдан артык элек төзелгән һәм 2017 ел декабрендә «Чистай РҮХ» ДАССУ карамагына тапшырылган медучреждениедә капиталь ремонт ясалды.
Шулай ук билгеләп үтәргә кирәк, Водников микрорайонында 2018 елның декабрендә яңа хатын-кызлар консультациясе ачылды.
Поликлиникаларны модернизацияләү буенча республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, 19 гасырның беренче яртысында хатын-кызлар монастыренә нигез салынган борынгы бинада зур үзгәрешләр булды.
Бүгенге көндә консультациядә яңа җиһазлар куелды. Бинада якты, җылы һәм уңайлы.
Шунысы игътибарга лаек, Чистай РҮХнең хатын-кызлар консультациясендә йөкле хатыннарга медик-социаль һәм хокукый ярдәм күрсәтү кабинеты эшли.