Виктор Фисенко Казанның 7нче клиник хастаханәсе каршындагы тернәкләндерү үзәгенең эше белән танышты

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко бүген Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе базасында реабилитация үзәге эше белән танышты. Биредә терәк-хәрәкәт аппараты, үзәк нерв системасы зарарланган пациентларга, шулай ук соматик реабилитациягә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтелә.

Сигез катлы үзәктә чит илдә һәм безнең илдә җитештерелгән  җиһазлар куелган. Виктор Фисенко адаптив физик культура һәм спорт залы, йөрү функциясен, баланс һәм тигезлек саклауны торгызу, рефлексотерапия, эрготерапия һәм башка кабинетларда авыруларга ярдәм күрсәтү алымнарын күрде.

Россия министрының беренче урынбасары Татарстанда барган үзгәрешләрне уңай бәяләде.

«Безнең илдә РФ Президенты указы нигезендә илкүләм максат бар – гомер озынлыгын арттыру, 78 яшькә җиткерү. Татарстан да шушы максатка таба бара. 85 төбәктә, шул исәптән, Татарстанда да «Сәламәтлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, ул 2025 елга кадәр исәпләнгән», - диде РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International