Ютазы районы медиклары балаларны бәйрәмгә чакырдылар

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Көрәш-Бүләк авылы балалары өчен “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” исеме астында чара узды.

Көрәш-Бүләк авылы фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташы Әлфирә Нуруллина җәйге каникулга чыккан малайлар һәм кызлар белән саф һавада иртәнге зарядка оештырды. Медицина хезмәткәре нәни дуслары белән чисталык, пөхтәлек, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә корды.

Урыссу үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге медицина хезмәткәрләре балалары өчен “Исәнме, ямьле җәй” темасына кроссвордлар бәйгесе игълан итте. Иң яхшы эшләр авторлары медицина учреждениесенең профсоюз оешмасыннан истәлекле бүләкләр кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International