Балалар республика клиник хастаханәсендә балаларны яклау көненә багышланган якты бәйрәм узды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә балаларны яклау көненә багышланган традицион бәйрәм үтте. Стационарда дәваланучы пациентларга аниматорлар, аквагрим, флешмоблар, истәлекле бүләкләр белән масштаблы кызыклы тамаша оештырдылар.

Җәй һәм 1 июнь башлану белән балаларны Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов котлады.

Чакырылган кунаклар шулай ук балачакны сакларга, аларга күбрәк елмаюлар бүләк итәргә өндәделәр һәм балаларга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерделәр.

Балалар бәйрәмендә Татарстан Республикасының Яшьләр симфоник оркестры һәм башка иҗат коллективлары чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International