Бүген Теләче районының Алан авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты тантаналы рәвештә ачылды. 84,3 квадрат метр мәйданлы модульле бина "Сәламәтлек саклау" милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасы хисабына төзелде.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының мобилизация резервы үзәге директоры Илдар Шәрипов, аланлыларның якташлары - РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фәтхуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин килгән иде.
Мәктәп укучылары катнашындагы тантанадан соң, кунаклар яңа медпунктны карады. "Авыл халкы фельдшерлык пунктына бары тик профилактик максатларда гына йөрсен иде", - дип теләкләрен җиткерделәр.
"Теләче РҮХ" ДАССУның Алан фельдшер-акушерлык пункты Алан һәм Ключище авылларында ике торак пунктка хезмәт күрсәтә. Хезмәт күрсәтелә торган халык саны 447 кеше тәшкил итә. Халыкка медицина ярдәмен 33 ел гомуми стажы булган югары квалификацияле шәфкать туташы күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез, Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча хәзерге вакытта Теләчедә РҮХнең сырхауханәсенә капиталь ремонт ясала.
Фоторепортажны сылтама буенча карарга мөмкин