Түбән Кама хастаханәсенең баш табибы медицина вузын тәмамлаучыларны Татарстанга эшкә чакыру өчен Дагестанда булды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Дагестан дәүләт медицина университетында вакансияләр ярминкәсендә булды. Марс Мостафин Дагестан дәүләт медицина университетын тәмамлаучылар алдында чыгыш ясады һәм аларны Түбән Камага эшкә чакырды. Бу баш табибның  Дагестан Республикасына быел икенче командировкасы. Бу юлы яшь белгечләрне Түбән Кама шәһәренә эшкә чакырып кына калмадылар, аларга Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә медицина карьерасы төзегән якташларыннан, табиблардан сәламнәр язылган видеоролик күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International