Түбән Кама Периналь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенә яңа заманча җиһазлар бүләк иттеләр

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Хәзер балалар шәһәр хастаханәсе урологлары һәм хирурглары үзләренең кечкенә пациентлары өчен тагын да югары сыйфатлы операцияләр үткәрә алачак. Бу «Татнефть» компаниясеннән грант ярдәмендә мөмкин булды. Хастаханә 12 млн. 380 мең сумлык лапоро - һәм эндоскопик операцияләр үткәрү өчен стойка алды, мондый җиһаз минималь травматизация белән операцияләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, ә бу исә балалар тизрәк һәм өзлегүләрсез тернәкләнәчәк дигән сүз.

Җиһазларны рәсми тапшыру Балаларны яклау көненә багышлап узды. Башкарма комитет җитәкчесе Рамил Муллин медицина хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм кешенең иң мөһиме - гаилә һәм балалар булуын билгеләп үтте.

"Әти-әниләр баласы бәлага юлыкса барысын да бирергә әзер, бары тик балалары гына сәламәт булсын иде. Һәм сез балалар сәламәт булуда ярдәм итәсез. Мин үзем белемем буенча доктор һәм медицинаның нәрсә икәнен беләм. Әгәр эшеңне яратмасаң, эшләү һәм, бәлки, яшәү бик авырдыр. Ел саен сезнең кул аша 7 меңгә якын бала уза, кылган гамәлләрегез өчен баш иям. Ә «Татнефть»кә кечкенә пациентларның сәламәтлеген кайгыртырга булышканнары өчен зур рәхмәт», - дип өстәде Р.Муллин.

Кечкенә генә концерт программасыннан соң кунакларга Балалар хастаханәсенең стационар бүлекләрен күрсәттеләр. Исегезгә төшерәбез, 1нче хирургия бүлеге, реанимация, физиотерапия һәм педиатрия бүлеге ремонтланган, хәзер эшләр 2нче хирургия бүлегендә һәм пульмонология бүлегендә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International