Яр Чаллының 3нче балалар поликникасында иң кечкенә пациентка коляска бүләк ителде

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы балалар поликлиникасы мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан күңелле матур чара узды.

1 июньдә поликлиникада спорт-уен бәйрәме узды. Яшь пациентларны бәйрәм белән котлап, поликлиниканың ишегалдында күңелле клоуннар каршы алды.

Иртәдән үк ишегалдында мультфильмнардан күңелле музыка яңгырады. Балалар конкурсларда һәм актив уеннарда катнашты. Балалар рәхәтләнеп асфальтта рәсем ясадылар.

Барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар, ә иң кечкенә кызга баш табиб коляска бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International