Кама балалар медицина үзәгендә балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Балаларны яклау көненә «Без бергә» инициатив төркеменнән уен мәйданчыгы балалар медицина реабилитациясе бүлеге пациентлары өчен бүләк булды.

Яңартылган уен мәйданчыгында чын әкияти тамаша башланды. Әкият дөньясына балаларны «Җиде диңгез» («Семь морей») курчак театры персонажлары алып кереп китте.

 «Игелекле йөрәкләр берлеге» оешмасыннан хастаханә клоуннары КБМҮнең Балалар хастаханәсендә хирургия бүлеге палаталары пациентлары күңелен күрде.

Бүләкләрне КБМҮнең балалар сырхауханәсенең вакцинациягә килгән пациентлары да алды. Ә поликлиниканың уен зонасында балалар рәсемнәре конкурсы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International