2 июнь көнне Мөслим район үзәк хастаханәсендә Мөслим районының 60 кешесе, шул санда хастаханәнең 35 хезмәткәре кан тапшыруда катнашты. 29 литр кан җыелды.
Барлык донорларга һәм ТР ССМ Республика кан үзәгенең Яр Чаллы филиалы персоналына ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Бөтендөнья кан доноры көне һәр елны 14 июньдә үткәрелә.