ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының Республика балалар клиник хастаханәсендә күчмә утырышы

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Республика балалар клиник хастаханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының «Татарстан Республикасында онкология авырулары булган балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру турында» мәсьәләләрга багышланган күчмә утырышы узды.

Баш табиб Айрат Зыятдинов һәм БРКХ структур бүлекчәләре җитәкчеләре клиниканың эше белән таныштырды.

Экскурсия барышында нур диагностикасы, онкогематология бүлекләре, заманча уку сыйныфлары тәкъдим ителде. Делегацияне реанимация бүлегенең эше һәм үзәкнең инновацион оперблогы күрсәтелде.

Нур диагностикасы бүлеге мөдире Шакирова Алмазия һәм онкология бүлеге мөдире Кәримова Лия доклад белән чыгыш ясады, бүлекләрнең эше турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, «ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсе» ДАССУның балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге, 100 койка егәрлеге белән, узган елның җәендә, «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Балалар сәламәтлек саклауны үстерү, медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыру» региональ программасы кысаларында төзелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International