Республика клиник наркология диспансеры командасы «Хезмәт резервлары» корпоратив уеннарында бронза яулады

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Республика клиник наркология диспансерының футбол командасы «Хезмәт резервлары» корпоратив уеннарының дүртенче этабында мини-футбол буенча турнирда өченче урынны яулады.

Ярышларда 650 һәвәскәр спортчы Казанның иң яхшы мәйданчыкларында очрашты. Корпоратив уеннарда барлыгы 18 спорт дисциплинасында җиҗүчеләр билгеләнде.

Чараны «Хезмәт резервлары» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте оештырды. Исегезгә төшерәбез, ярышлар «Демография» милли проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты бурычларын тормышка ашыру кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International