30 майдан Зәй районы авылларында яшәүчеләрнең күчмә флюорография җайланмасында тикшерү узу мөмкинлеге барлыкка килде.
Торак пунктларга бару график буенча башкарыла, аның турында авыл җирлекләре башлыклары, ФАП һәм амбулаторияләрнең медицина хезмәткәрләре хәбәр ителә, ә алар, үз чиратларында, халыкка хәбәр итә.
Бүгенге көндә 815 авыл кешесе күчмә флюорографта тикшерү узган. План буенча районда барлыгы 2783 авыл кешесе тикшереләчәк.