Яр Чаллыда аллергология һәм пульмонология мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә "Аллергологиянең һәм пульмонологиянең көнүзәк мәсьәләләре" темасына "түгәрәк өстәл" уздырды. Утырышта профессор, КДМУ фтизиопульмонология кафедрасы мөдире, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы Александр Андреевич Визель, «ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ сырхауханәсе мөдире, табиб-пульмонолог Оксана Геннадьевна Пятеркина, ТР баш штаттан тыш аллерголог-иммунологы Олеся Валерьевна Скороходова, БРКХ бүлеге мөдире, табиб-аллерголог-иммунолог Гөлнара Мөхәррәм кызы Зәйнетдинова, Яр Чаллы медицина оешмаларының баш табиблары һәм белгечләре катнашты.

5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе баш табибы Зөфәр Мисбах улы Насртдинов чараның шәһәр халкы өчен әһәмиятен билгеләп үтте: "Бүген сулыш органнары һәм аллергия авырулары булган пациентларны диагностикалауның һәм дәвалауның сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән принципиаль яңа алым эшләнә. Иң заманча эшләнмәләрнең барысы да хәзер актив алып барыла торган яңа хастаханәдә кертеләчәк. Иң мөһиме-тиздән чаллылылар тагын да сыйфатлырак медицина ярдәме ала алачак".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International