Чистай үзәк район хастаханәсенең балалар сырхауханәсендә балаларны юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләренә өйрәтү буенча мастер-класс оештырдылар. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде.
Балалар белән очрашуга «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның профилактика бүлеге башлыгы Светлана Сидорова чакырылган иде.