ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика буенча үзәге Дәүләт Автоном Сәламәтлек саклау Оешмасы баш табибы Нияз Галиуллин халыкара үткәрелгән “ВИЧ-инфекция 2020-2030: чакырулар, сценарийлар, мөмкинлекләр” Бөтенроссия междисциплинар фәнни-практик конференция эшчәнлегендә катнаша.
3 июньдә конференция кысаларында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының “ВИЧ-инфекция” белгечлеге профиль комиссиясе утырышы уза.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы конференциясе Мәскәү шәһәре Сәламәтлек саклау департаменты, Мәскәү шәһәре СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге, Вирусология илкүләм ассоциациясе, “Мактаулы академик Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты” Федераль Дәүләт Бюджет Оешмасы, “Мәскәү ДЗМ наркология фәнни-практик үзәге” катнашында еллык фәнни-практик чаралар планы нигезендә үткәрелә.