2 июньдә Сәламәт туклану һәм артыгын ашаудан тыелу көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты – һәр кешене ашау гадәтенә һәм аның сәламәтлеккә ничек йогынты ясавына игътибар иттерү. Чистай районы үзәк хастаханәсе поликлиникасы белгечләре традиция буенча волонтерлар белән бергәләп “Көнеңне сәламәт ризыктан башла” чарасын үткәрделәр. Тематик чарада катнашучылар үзәк хастаханәсе поликлиникасы пациентлары белән сөйләшүләр алып барды һәм сәламәт туклану, сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге хакындагы китапчыклар тараттылар.