Түбән Кама шәһәрендәге “Кояшлы” балалар поликлиникасы мәйданчыгында психологик үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе медицина-социаль ярдәм бүлеге, балаларга психологик ярдәм һәм сәламәтлек үзәге хезмәте балаларны яклау көне уңаеннан чара уздырдылар. Медицина-социаль ярдәм бүлеге мөдире балалар һәм ата-аналар өчен оештырылган бәйрәм чарасын Балаларны яклау көне турында сөйләүдән башлады. Бу вакытта балалар өчен сәламәтлек үзәгендә тышкы сулыш алу эшчәнлеге, динамометрия, тән авырлыгы һәм буй озынлыгы аша тиешле авырлыкны ачыклау тикшерүләре үткәрелде. Балалар өчен сәламәтлек үзәге мөдире һәм педиатры шул тикшерүләр буенча консульция үткәрде.
Кызык һәм күңелле музыка астында кулларны ничек юу техникасын өйрәттеләр, стоматология белгече авыз эчен чиста тоту турында сөйләде. Матур музыкаль номерлар конкурслар белән үрелеп барды һәм балалар бүләкләр алды. Медицина социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре теләге булганнарның барысын да аквагрим белән бизәде. Бәйрәмнең кульминацион ноктасында дәртләндергеч һәм мавыктыргыч “Пират маҗаралары” театраль тамашасы күрсәтелде. Аны психологик ярдәм хезмәте белгечләре, волонтерлар “По Зову сердца” психология театры һәм “Мизгел” бию коллективы биючеләре белән берлектә оештырды.