Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген Республика балалар йортында булды. Марат Наил улы тәрбияләнүчеләр һәм балалар йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән балалар бәйрәмендә катнашты. Министр бүләкләр тапшырды, шулай ук балаларның булу шартларын карап чыкты. Республика бала йорты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы учреждение булып тора, ул шулай ук тернәкләндерү функциясен башкара.