Республика СПИД үзәге балаларны яклау көненә багышланган чаралар үткәрде

2022 елның 3 июне, җомга

1-2 июньдә Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәшү буенча Республика үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалында ВИЧ-йогышы проблемаларына кагылышлы балалар өчен бүләкләр тапшырды. Бүләкләрне спонсорлар әзерләде.

Уенчыклар, канцтоварлар һәм татлы бүләкләр балалар өчен бик күңелле сюрприз булды.

 СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәшү буенча Республика үзәге Халыкара балаларны яклау көне кысаларында ВИЧ-йогышы  кагылган ата-аналар һәм балалар өчен, "Без Кремльне яратабыз!"  фестиваленә; мастер-класслар, уеннар һәм күңел ачу программалары белән балалар бәйрәменә; Казан циркындагы шоуга, «Каскадерлар театры» оештырган чарага («Светлана Изамбаева»хәйрия фонды белән берлектә) баруны оештырды.

Моннан тыш СПИД Үзәге белгечләренең 14 опекун гаиләсе белән профилактик әңгәмәләре үткәрелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International