Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирурглары 85 яшьлек хастаның башыннан 10 сантиметрлы шеш алды

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (АМЯХ) табиблары командасының чираттагы уңышлы эше тарихы! Чаллыдагы АМЯХ хирурглары 85 яшьлек хастаның башыннан 10 сантиметр зурлыктагы шешне алды һәм баш сөягенең зыян күргән өлешендәге кимчелекне төзәттеләр. Моның өчен хатынның иңбашындагы тиресен күчерделәр.

Чигәсендә килеп чыккан зур шештән җәфаланган 85 яшьлек Фәния Шаматовна үз язмышын тулысынча АМЯХ табибларына ышанып тапшыра.

“Шешне алыгыз, ул миңа комачаулый” дигән сүзләр астында зур проблема ята иде. Ике дистә ел дәвамында үскән шешнең күләме зур булганлыктан, сөяккә зыян салган. 10 сантиметрлы гигант үзеннән соң зур эз калдыра. Хастаны шештән арындыру технологиясеннән тыш, баш тиресендәге кимчелекне бетерү өчен дә, технология кирәк иде. Ул эшкә хирург-онколог Сагеев Ростислав Олегович алынды. Нәкъ менә ул апрель азагында күкрәк бизеннән 400 граммлы шешне кечкенә косметик тишем аша алган иде. Җиңел булмаган яңа эштә аңа хастаханәнең хирург-комбустиологлары Липатов Олег Леонидович һәм Кулагина Олеся Александровна кушылды.

Комбустиология – хирургия юнәлеше, янган тәнне дәвалауда тире күчереп утырту мөмкинлеген өйрәнә. Авыр хәлдәге хастага шундый табиблар составы ярдәме күрсәтә алды.

Эшне башта ук югары квалификацияле һәм эзлекле алып баруны планлаштыру кирәк иде: хастаның иңбашыннан алынган материалны зыян күргән урынга туры китерү зарур. Юкса, азактан нәтиҗәне озак көтәргә туры киләчәк иде. Эшне шул да катлауландыра: мондый кирәкле материал аз һәм ул “тере”, һәр миллиметры белән тын да алмыйча сак эшләү сорала.

Ниһаять, барысы да артта калды! Шеш алынды, иңбаштан күчерелгән тире яңа урында ялганды. Фәния Шаматовна берничә көн эчендә туганга әйләнгән АМЯХ белгечләренә бик рәхмәтле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International