Бүген сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан митрополиясе һәм ТР мөселманнарның диния нәзарәте белән хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан, Чистай һәм Рус Православие чиркәвенең Әлмәт епархиясе (Мәскәү патриархаты) һәм "Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте" үзәкләштерелгән дини оешма арасында хезмәттәшлек турында Генераль Килешүгә кул куелды.

Документка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, (ул шулай ук Чистай епархиясе исеменнән имзаланган), епархиаль архиерей, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кул куйды.

Яклар берничә өлкәдә хезмәттәшлек итәчәк: медицина-социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә хезмәт күрсәтүне үстерү; халыкны агарту; халык төркемнәренә социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм күрсәтү; министрлык карамагындагы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә һәм өйгә барып, стационар учреждениеләрдә авыруларны карау буенча ярдәм күрсәтү, шәфкать туташларын әзерләүдә катнашу; хәйрия һәм шәфкатьлелек өлкәсендә хезмәттәшлек итү; епархиянең һәм ТР Диния нәзарәтенең реабилитация үзәкләре базасында наркотикларга бәйле кешеләргә ярдәм күрсәтү.

Килешүгә кул куйганнан соң, Марат Садыйков кунакларны Министрлык бинасында ачылган Габдулла Тукайның истәлекле бүлмәсенә чакырды. Республика медицина хезмәткәрләре советы әгъзасы Наил Сәлах улы Садыйков экскурсия үткәрде, татар халык шагыйре монда, 1913 елда, Островский урамында, 11/6 йортта, Кави Нәҗми урамы киселешендә вафат булуын искә төшерде. Бу бина  Клячкин клиникасы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International