16 майдан 3 июньгә кадәр Баулы район үзк хастаханәсе территориясендә Әлмәт шәһәреннән Республика клиник онкодиспансерының мобиль маммографы эшләде.
Заманча цифрлы аппаратларда Маммография 96% төгәллеге белән яман шешне ачыкларга мөмкинлек бирә, һәм скрининг методы буларак, 40 яшьтән соң барлык хатын-кызларга да киңәш ителә.
Авыл торак пунктларыннан һәм Баулы шәһәреннән 1296 хатын-кыз сөт бизләрен тикшерүне өлкән халыкны өстәмә диспансерлаштыру кысаларында уза алдылар.
Диспансерлаштыру «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проекты буенча үткәрелә.