Сарман район үзәк хастаханәсендә психолог Татьяна Савельева дәресләр үткәрде.
Сөйләшү команда оешу турында барды, шулай ук табибның пациентлар белән аралашуның коммуникатив күнекмәләре мәсьәләләре каралды. Татьяна Владимировна шулай ук "Сарман РҮХ" ДАССУда учетта торучы йөкле хатын-кызлар төркеме белән очрашырга һәм аларның һәркайсына шәхси консультация күрсәтергә дә өлгерде.