Зәй муниципаль районының Яңа Спасс авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланды. Объект «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзеләчәк.
Хәзерге вакытта медпункт авыл советы кабинетында урнашкан. Медпунктка 380 кеше беркетелгән.
Безнең республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча быел 29 фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк. Шуларның 2се инде ачык (Лениногорск РҮХнең Тимәш ФАПы һәм Теләче районының Алан авылында).