Республиканың Биектау районының Дачное бистәсендә модульле ФАП төзелә. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бара. Объектның бәясе - 6 766,74 мең сум. Мәйданы - 63,2 кв. м.
«Биектау РҮХ» ДАССУ фельдшер-акушерлык пункты беркетелгән 790 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Хәзерге вакытта эшчеләр бинаның эчке бизәкләү эшләренә керештеләр. Җәй ахырында ачарга ниятләгән яңа медпунктка кирәкле җиһазлар кайтарылачак.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча безнең республикада быел 29 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Аларның 2се инде ачык.