RT каналы Татарстан медиклары катнашында Россиядә сәламәтлек саклау системасы турында фильм төшерде

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

RT каналы «Сәламәтлек саклау. Гомерлек һөнәр. Россия: XXI гасыр» («Здравоохранение. Дело всей жизни. Россия: XXI век») бер сәгатьлек фильмны төшерде. Аның геройлары Татарстан медиклары да булды. Лента Биектау поселогында поликлиниканың эшен сурәтләүдән башлана. Заманча медицина учреждениесе узган ел ахырында «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән иде. Табиблар яңа шартларда эшләүнең өстенлекләре, пациентлар өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә уңайлы шартлар турында, элек булмаган яңа технологик җиһазлар булмау сәбәпле пациентларны Казанга җибәргәннәре яңа технологик җиһазлар ярдәмендә тикшерүне үткәрү мөмкинлеге турында сөйли.

Сырхауханәнең яшь белгечләре "Земский доктор " программасында катнаша һәм дәүләттән акчалата ярдәм ала.

«Россия: XXI гасыр » - ул соңгы ике дистә елда илебездә иң мөһим үзгәрешләр турында сурәтләүче торган проект. Үзгәрешләр Россия Сәламәтлек саклау өлкәсен дә читләтеп үтмәде.

Фильмны сылтама буенча карарга була https://vk.com/wall-202958281_22310

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International