Мамадыш район үзәк хастаханәсенә 27 майда корсакта кискен авырулар белән пациент китерелде. Анамнез җыю барышында ир-ат бер атнадан артык авыру белән җәфалануы ачыкланды.
Хастаны караганнан соң консерватив терапияне башлау турында карар кабул ителә, ул бернинди нәтиҗәләр дә бирмәде. Моның белән бәйле рәвештә операция үткәрү турында хәл ителә. 92 яшьлек пациент лапароскопик холецитоэктомиягә әзерләнә.
Катлаулы операциядән соң, лапарскопия ысулы белән эренле үт куыгы алына, нәкъ менә үт куыгы ялкынсынуы авыртулар китереп чыгарган.
«Мамадыш РҮХ» ДАССУ анестезиологлар командасы өлкән пациент белән эшне дөрес үткәрде, моның нәтиҗәсендә операция уңай узды. Операцияне хирургия бүлеге мөдире Мифтахетдинов Нияз Нургаяз улы алып барды.
Хәзер пациент үзен яхшы хис итә.