Алексеевск районында Байчыклы Барангул ФАПын төзи башладылар

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Алексеевск районының Байчыклы Барангул авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, авылда модульле ФАП төзү «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы ярдәмендә мөмкин булды. 2022 елның гыйнварыннан ул «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.

Авылда 246 кеше яши. Якын арада алар яхшыртылган шартларда медицина ярдәме ала алачак.

Быел Татарстанда «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча 29 ФАП төзеләчәк. Шуларның 2се инде ачык (Лениногорск РҮХнең Тимаш ФАПы һәм Теләче үзәк район хастаханәсенең Алан ФАПы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International