Әлмәт медсанчастенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш нейрохирургы Валерий Данилов килеп китте

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең «Татнефть» ААҖ медсанчастенә эш визиты белән медицина фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТР атказанган табибы, «Төбәкара клиника-диагностика үзәге» ДАССУ нейрохирургия юнәлеше җитәкчесе, ТР ССМ баш штаттан тыш нейрохирургы, КДМУ белгечләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү факультетының неврология һәм нейрохирургия кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасы нейрохирурглар ассоциациясе идарәсе рәисе Валерий Иванович Данилов килде.

Килүнең максаты - Медсанчастьнең нейрохирургия хезмәтен камилләштерү һәм үстерү буенча киләчәк перспективалар турында фикер алышу. Визит кысаларында Валерий Данилов баш табиб Гөлсинә Шәмсиева һәм профильле белгечләр белән бергә пациентларны анестезиология-реанимация бүлегендә карап чыкты, матди-техник база һәм операция блогында, нейрохирургия бүлегендә эш шартлары белән танышты.

Валерий Иванович нейрохирургларның һөнәри компетенцияләрен югары бәяләде, нейрохирургия операция бүлмәсе һәм реанимация-анестезиология хезмәтен оештыру дәрәҗәсе Европа стандартларына туры килүен билгеләде. Гөлсинә Әнәс кызы республиканың баш нейрохирургына оештыру-методик ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, шулай ук алга таба хезмәттәшлек итүгә һәм медсанчастьнең нейрохирургия хезмәтен үстерү буенча яңа уртак проектларны гамәлгә ашыруга өмет белдерде.

Медсанчастьнең нейрохирургия профиле 1975 елдан башлап травматология бүлеге составында тәкъдим ителгән. Юнәлешкә нигез салучы булып 1959-1977 елларда МСЧ баш табибы еллардаТурханова Марвәрит Вафин кызы. Ул оешма җитәкләү белән беррәттән медицина практикасын алып барды. Аның эшенең дәвамчысы - нейрохирург Сабаев Николай Якимович.

Бүгенге көндә Медсанчастьтә 20 нейрохирургия койкасы җәелдерелгән. Биредә 4 югары квалификацияле табиб-нейрохирург эшли: м. ф. к.Сәгъдиев Р. Р., м. ф.к. Мостафин И. Р., Мөбәрәков Р. Б., Янгиров Ю. М.

Нейрохирурглар баш, арка миендә югары технологияле операцияләр ясыйлар, умыртка баганасының төрле сегментларында, периферия нервларда стабильләштерүче оператив тыкшынулар үткәрү буенча зур клиник тәҗрибә тупланган. 2021 елда баш мие һәм умыртка баганасы авырулары һәм имгәнүләре буенча 350 дән артык тыкшыну үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International