Яр Чаллының 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе табиблары бөерләре өзелгән яшь хатын-кызны коткардылар һәм трансплантацияләнгән бөерне саклап калдылар

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Чаллыда яшәүче 35 яшьлек Светлана күз яшьләре белән 34 яшьтән аның ике бөернең эшләмәве турында сөйләде. "Мине туганнарым гемодиализга бер елга якын йөрттеләр - аппарат мин яши алсын өчен эшләмәүче бөерләремнең функцияләрен үз өстенә алды. Аннары 8 ай яңадан бөер күчерүне көттем. Ниһаять, миңа бу операцияне Самарада ясадылар. Минем өч бөерем булды. Икесе - минеке, берсе - донорныкы. Мин инде хастаханә турында онытырмын дип уйлаган идем, әмма ай ярымнан соң яңа бәла килеп чыкты: көтмәгәндә үземнем сул бөерем өзелде. 5-нче номерлы Шәһәр хастаханәсе табибларына рәхмәт: оператив эшләделәр, гомеремне коткардылар", - диде ул докторларга.

«Пациент безгә бик авыр хәлдә реанимациягә керде: түбән артериаль кан басымы, көчле авырту. Хаста транспортабельле түгел иде, шуңа Казанга санавиация белән күчерү мөмкин булмады. Үткәрелгән диагностик тикшеренүләрдән соң беренчел диагноз - сул бөернең өзелүе. Без аның торышын тотрыкландырдык һәм операциягә ашыгыч рәвештә әзерләнә башладык",-дип аңлатты табиб анестезиолог-реаниматолог Кирилл Колесников.

Бу катлаулы операцияне урология бүлеге мөдире Дилшат Мөхәммәтшин үткәрде.

Дилшат Дилшатович пациенткада карындык арты арасында сулда зур размердагы гематоманың, кан агуын  ачыклаганнан соң, күчерелгән бөер дә эшләүдән тутктау куркыныч булганлыктан, Казанның Республика клиник хастаханәсе табиблары белән берлектә Чаллыда операция үткәрү турында карар кабул ителде, дип сөйләде.

Дилшат Мөхәммәтшин хәзер кыз төзәлүгә бара, аның тормышына берни дә янамый, дип белдерде. "Светлана чыкканан соң да кирәкле дәвалау алачак. Без аны РКХ бөерен трансплантацияләү бүлегенең табиб-нефрологлары белән бергә карауны дәвам итәчәкбез. Хәзер кыз Казанда, һәм без аның тулы канлы тормыш белән яши алачагына ышанабыз, ә бу - иң мөһиме», - дип елмая урология бүлеге мөдире.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International