Нурлат районының Яңа Иглай авылында яңа ФАП булачак

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Нурлат районында Яңа Иглай авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше дәвам итә. Модульле бина «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелә.

Эшләрнең бәясе 6 766 740 сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта эшчеләр конструкцияне монтажлауны төгәлләделәр, кабинетлар бизәлешенә керештеләр, бинага кирәкле  электр челтәрләр кертелә. Яңа Иглай ФАПы Иске Иглай, Яңа Иглай, Тукай һәм Некрасовка авылларында яшәүче 780 кешегә хезмәт күрсәтә. Фельдшер Илүзә Гомәрова яңа медпункт ачылганчы һәм аларга лицензия алганчы, пациентларны кабул итүне балалар бакчасының беренче каттында урнашкан җайлаштырылган бинада үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International