Республиканың Әлмәт районы Молодежный бистәсендә ФАП төзелә

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәт районының Молодежный бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә керештеләр. ФАПлар төзү-сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча масштаблы программаның бер өлеше, ул Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан башланган. Бу тармакны үстерү - «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының төп максатларының берсе һәм бүген ул бөтен ил буенча актив бара.

Программа, беренче чиратта, кече торак пунктларда яшәүчеләр өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Аның буенча быел Татарстанда 29 яңа ФАП ачылачак.

Медицина учреждениесенә беркетелгән 439 кеше хезмәт күрсәтеләчәк.  18 июньдә типик модульле бина конструкциясен алып киләләр һәм эшләр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International