«Земский доктор» программасы буенча Биектау үзәк хастаханәсе онкологына 1 миллион сум акча бирелде

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

«Биектау үзәк район хастаханәсе» ДАССУ сырхауханәсенең табиб-онкологы «Земский доктор» программасында катнашты һәм дәүләттән 1 миллион сум акча алды.

2022 елның кышында табиб Биектау районына даими яшәү урынына күчеп килә. 2019 елда Башкорт дәүләт медицина университетын, 2020-2021 елларда Казан дәүләт медицина академиясендә терапия буенча интернатураны тәмамлап, 16нчы һәм 8нче номерлы шәһәр хастаханәләрендә табиб-терапевт булып эшли. Квалификацияне күтәрү максатларында «Онкология» белгечлеге буенча яңадан һөнәри әзерлек узды.

Исегезгә төшерәбез, табибларга социаль ярдәм «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла. 2021 елда мондый бер тапкыр бирелә торган компенсация республиканың 72 табибына бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International