Саба районының Юлбат ФАПында эчке эшләре бара

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районының Юлбат авылында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Программа Россия Федерациясендә икенче ел тормышка ашырыла, 2022 елдан «Сәламәтлек саклау»милли проектына кертелгән.

Хәзерге вакытта Юлбат ФАПында белгечләр бинага су, җылылык, электр үткәрә. Бинаны эчке бизәкләү, ишекләр кую эшләре бара. Иртәгә яңа җиһазлар кайтарылыр дип көтелә. Медпункт шулай ук  медицина эшләнмәләре белән җиһазландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International