Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Чистай үзәк район хастаханәсенә килеп китте. «ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча кабул итү-диагностика бүлеге төзелә. Бу максатларга 84 752,46 мең сум акча юнәлдерелгән. Шулай ук стационарга капиталь ремонт ясала. Үзләштерергә кирәк-133 987,32 мең сум. Эшләрне ел ахырына тәмамларга планлаштыралар.
Эшләрне башкару барышы турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия секретаре, Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенең директор урынбасары Гүзәл Волкова, «Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге» ДАУ директоры Татьяна Куликовская, «Чистай РҮХ» ДАССУ баш табибы Рәис Мостафин фикер алыштылар.