Эшкә яраклы кешеләрнең 80% ы D витамины дефициты бар. «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләренең сәламәтлек торышын тикшергәннән соң табиблар шундый нәтиҗәләргә килде. «Татнефть» ГАҖ тәҗрибәсе кызыклы, анда хезмәткәрләрнең сәламәт яшәү рәвеше буенча программа булдырылган һәм гамәлгә ашырыла, ул сәламәт туклану, спорт белән шөгыльләнү һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту принципларын үз эченә ала.
Әлеге проект кысаларында «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә компаниянең 5000нән артык хезмәткәренең сәламәтлеге торышына лаборатор тикшеренүләр үткәрелде. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча проектта катнашучыларга хәрәкәт активлыгы һәм эчү режимы, меню буенча киңәшләр бирелде, дөрес туклану һәм аның эшкә сәләтлелегенә йогынтысы турында лекцияләр үткәрелде.
Белгечләр D витамины дефицитын кояш көннәренең җитмәве һәм туклану продуктларында D витаминының җитәрлек булмавы, аерым алганда, балыкны аз куллану белән аңлаталар. Пәнҗешәмбе көнне ашханәләрдә «Балык» көне, ә балалар бакчаларында балаларга рахитны кисәтү өчен балык майлары бирелгән чаклар шунда ук искә алына.
Хәзер Татарстан Республикасында Сәламәт туклану принципларын үтәү турында профилактик ункөнлек бара. Табиблар искәртеп узганча, витаминнар кытлыгын тулыландыру өчен D витаминына төзәтмәләр кертергә кирәк, менюда балык, күкәй сарысы һәм сөт күбрәк булырга тиеш. Шулай ук D (колекальциферол) һәм омега 3 витаминын кабул итү киңәш ителә, хәзер витаминнар һәм азык өстәмәләрен сайлау бик зур, аларның дозасын табиб үзе сайлап ала.