Зөя калкулыкларында медицина хезмәткәре көненә багышланган гольф буенча халыкара хәйрия турниры узачак

2022 елның 10 июне, җомга

11 июньдә Югары Ослан районы Савино авылында «Зөя калкулыклары» гольф-клубында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хәйриячеләр ярдәме белән Медицина хезмәткәре көненә багышланган «Ак чәчәкләр» гольфы буенча беренче халыкара хәйрия турниры узачак.

Турнирда Татарстанның гольф буенча җыелма командасы әгъзалары, бизнес җәмәгатьчелеге, сәясәт вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре һәм медицина хезмәткәрләре, шулай ук чит илләрдән һәм Россия регионнарыннан кунаклар катнашачак. Турнир кысаларында «Зөя калкулыклары» гольф-клубы тренерлары турнир кунакларына гольф уенына өйрәтү буенча мастер-класс үткәрәчәк.

Җыелган акчалар Анжела Вавилова ис. фонд тарафыннан башланган хосписның икенче стационарын төзүгә тотылачак.

"Ак чәчәкләр" турнир ы 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International