Яр Чаллыда 71 микрорайонда «Залесный» ФАПын монтажлауга керештеләр

2022 елның 10 июне, җомга

Яр Чаллыда 71 микрорайонда «Залесный» модульле фельдшер-акушерлык пунктын монтажлауга керештеләр.

Булачак ФАП 7-нче номерлы поликлиниканың яңа структур бүлекчәсе булачак.

Төзелеш барышы белән Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев һәм башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов танышты.

Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру максатларында төзелә. Яңа объектны көз көне файдалануга тапшыру көтелә. Модульле ФАП төзелешенә федераль бюджеттан 8 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Медицина учреждениесе Рассветная ур., 1 адресы буенча урнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International