Алабуга бала тудыру йортында быел беренче балалар дөньяга аваз салды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Алабугада бала тудыру йорты 1 июньнән булачак әниләрне кабул итә башлады. Исегезгә төшерәбез, Соvid 19 пандемиясе белән бәйле рәвештә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы карары буенча, 2020 елның июненнән башлап 2022 елның мартына кадәр Алабуга РҮХнең бала тудыру йорты бинасында якын-тирә дүрт районга хезмәт күрсәткән йогышлы госпиталь ачылды. Шәһәр һәм районның барлык хатын-кызлары Түбән Кама һәм Яр Чаллы бала табу йортларына юнәлделәр.

Бала табучыларның берсе 10 июньдә 3 кг 500 граммлы сәламәт бала тапкан. Яшь әни туганнарыннан һәм «Алабуга РҮХ» ДАССОның баш табибы Сафаров Рамил Рәфхәт улының да котлауларын кабул итте.

Бүгенге көндә Алабуга бала тудыру йортында 5 бала дөньяга килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International