Әлмәт Медсанчастендә тез буынын алыштыру буенча мастер-класс үткәрделәр

2022 елның 14 июне, сишәмбе

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә тез буыннарны яңа модификация имплантлары белән эндопротезлау буенча  мастер-класс узды.

Мастер-классны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш травматолог-ортопеды, Казан шәһәренең «16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ баш табибы, КДМА травматология-ортопедия кафедрасы доценты Владимир Геннадьевич Беляков һәм 16 нчы номерлы ШКХнең дәвалау өлеше буенча баш табиб урынбасары Сергей Валерьевич Кривошапко уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International