Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Мамадыш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында башкарыла торган капиталь ремонт барышы белән танышты. Ремонт «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарыла.
Эшләрне башкару барышы турында урында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия секретаре, Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенең директор урынбасары Гүзәл Волкова, «Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге» ДАУ директоры Татьяна Куликовская, «Мамадыш РҮХ» ДАССУ баш табибы Дамир Хаҗиев фикер алыштылар.
Эшләр гомуми практика табиблары бүлегендә тәмамланып килә. Идәннәргә керамогранит плитә җәелгән, стеналар штукатурланган (буяу өчен әзерләнгән), канализация һәм су белән тәэмин итүнең эчке челтәрләре алыштырылган, электр белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру буенча эшләр башкарыла.
Учреждение компьютер томографы белән җиһазландырылачак. Шуңа күрә бүлмә компьютер томографын кую өчен әзерләнә.
«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кече торак пунктларда яшәүчеләр өчен медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.