Татарстан Республика клиник хастаханә трансплантологы Мәскәүнең әйдәүче үзәкләреннән хирурглар өчен мастер-класс үткәрде

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Мәскәүнең федераль үзәкләр трансплантологлары өчен мастер-класс форматында биш катлаулы лапароскопик операцияне Татарстанның Республика клиник хастаханәсенең 2нче хирургия бүлеге мөдире, трансплантолог Александр Киршин үткәрде.

Татарстан хирургы эчәклек, ашказаны һәм ашказаны асты бизенең онкологик авырулары булган пациентларга операция ясады, барысын да прокол аша ясады.
Казан хирургына укуга фәннәр докторы, профессор, Владимирский исемендәге Мәскәү өлкә фәнни-тикшеренү клиник институтының онколог, трансплантологы Алексей Семенков, МДУ Университет клиникасы онколог-хирургы Константин Донченко, Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм ФТИның трансплантологлары Бәхтияр Казымов һәм Нигер Җәмалова, академик Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнар фәнни-тикшеренү үзәгенең трансплантологы Вячеслав Сәлимов һәм Удмуртия РКОДның хирургия буенча баш табиб урынбасары Ринат Тарасов килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International