Медицина оешмаларының аерым бүлекчәләренең Фарм эшчәнлеген лицензияләү

2022 елның 10 июне, җомга

ФАПларда, амбулаторияләрдә, даруханәләре булмаган авыл торак пунктларында урнашкан гомуми табиблык практикасы үзәкләрендә медицина хезмәткәрләре даруларны сата һәм халыкка ташламалы препаратлар бирә алалар. Элек моны фармацевтлар гына эшли ала иде.

Яңалык илдә гыйнвардан эшли. ФАП һәм гомуми табиблык практикасы үзәге кебек оешмаларның медицина хезмәткәрләренә дару препаратларын ваклап сату өлешендә өстәмә һөнәри белем бирүне расларга кирәкми. Фармлицензияләр бирү процедурасы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан гадиләштерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International