Диспансерлаштыруның мөһимлеге турында Түбән Кама үзәк хастаханәнең баш табибы Марс Мостафин искә төшерә

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Марс Мостафин ел саен диспансерлаштыруны уза. Авырлык, кан басымы, кан анализы, ЭКГ, флюорография – бу бөтен тикшерүләр исемлеге түгел әле.

"Диспансерлаштыруны мин ел саен узам. Бу профилактик чара кешенең хроник авыруларын ачыкларга, вакытында онкологияне, безнең халыкның үлем-китем буенча лидер булган барлык авыруларны ачыкларга ярдәм итә. Поликлиникада диспансерлаштыруга, тирәнтен диспансерлаштыруга һәм профилактик карауга килүчеләр өчен бик төгәл маршрутизация төзелгән. Үз сәламәтлегеңне кайгыртучылар диспансерлаштыруга рәхим итегез», - диде М.Мостафин.


ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, 24-40-03 телефоны буенча, шулай ук ТКҮРКПХнең сырхауханәләр холлларында урнашкан терминаллар аша язылырга мөмкин. КПРБ сырхауханәсендә диспансерлаштыруны тере чират тәртибендә узарга мөмкин.

Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International